news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ихтыяҗ булган очракта үзәк урамнарда хәрәкәт бер тәүлеккә чикләнергә мөмкин

Казанда ихтыяҗ булган очракта үзәк урамнарда хәрәкәт бер тәүлеккә чикләнергә мөмкин
Фото: kzn.ru

Казанда ихтыяҗ булган очракта өч үзәк урамда бер тәүлеккә транспорт хәрәкәте ябылырга мөмкиннәр. Бу Ислам илләре стандартлаштыру һәм метрология институты Генераль ассамблеясының XXI утырышын әзерләү һәм аны үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

Шул рәвешле, 27 октябрьдә 20:00 сәгатьтән 28 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр ихтыяҗ булганда түбәндәге урамнарда хәрәкәт ябылачак:

Пушкин урамы, Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәрге участок (ике юнәлештә дә);

Театр урамы, Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр участок (ике юнәлештә дә);

Карл Маркс урамы (муниципаль парковка территориясе), Пушкин урамыннан Театр урамына кадәрге участок.

news_right_1
news_right_2
news_bot