Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбулда Туган тел көненә һәм Тукай юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды
Истанбулда Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Истәлекле вакыйгалар 25 апрельдә Татарстан вәкилләре, Россия дипломатлары һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге катнашында үтте.
Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Чараларда Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консуллыгы вәкилләре, шулай ук Истанбул татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Шул ук исемдәге паркта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу программаның төп элементы булды. Истәлекле чара барышында татар, рус һәм төрек телләрендә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Шулай ук шагыйрьнең юбилее уңаеннан каен агачы утырттылар.
Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узган «Татарча диктант» халыкара белем бирү акциясе программаның дәвамы булды. Катнашучылар татар телен белү дәрәҗәсен тикшерде, татар телен дөньяда саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән инициативага кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз