news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШта, стратегик бомбардировщик һәлакәткә юлыгып, 8 кешенең гомере өзелгән

АКШта В-52 стратегик бомбардировщигы һәлакәткә юлыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, очкычтагы 8 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Калифорния штатындагы Эдвардс авиабазасы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

Самолет кичә планлы сынау очышы вакытында һәлакәткә очраган. Бортта хәрбиләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм подрядчылардан торган катнаш экипаж булган.

Эдвардс базасындагы 412нче сынау авиаүзәге командиры урынбасары, полковник Джеймс Хейс хәбәр иткәнчә, авиабаза җитәкчелегенә фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Аларны ачыклау өчен ярты ел чамасы вакыт кирәк булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot