Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШта агулы химикатлар таралу куркынычы сәбәпле 40 мең кешене эвакуацияләгәннәр
АКШта агулы химик матдәләр таралу куркынычы сәбәпле 40 мең кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта CNN агентлыгы яза.
21 майда Гарден Гроув шәһәрендә резервуар шартлау куркынычы барлыкка килгән, дип хәбәр ителә. Кызган резервуарда 2,6 мең литрга якын метилметакрилат – үпкәгә бәйле проблемалар китереп чыгарырга сәләтле җиңел кабынучан матдә бар.
Җирле полициядә билгеләп үтүләренчә, 6 меңгә якын кеше үз йортларын калдырып китүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр һәлакәтне булдырмый калырга тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз