Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы узган елга караганда мошенникларга 200 млн сумга кимрәк акча тапшырган
Быелның дүрт аенда мошенниклар Татарстан халкының 1,5 миллиард сум акчасын урлаган - бу узган ел белән чагыштырганда 227 миллион сумга кимрәк. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгында мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чараларына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Быелның 4 аенда мошенниклар Татарстан халкының 1,5 миллиард сум акчасын урлаган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда зыян 227 миллион сумга, ягъни 13 процентка кимрәк. Шуңа да карамастан, кибер- һәм телефон мошенниклыгы өлкәсендәге вазгыять киеренке булып кала», - диде ул.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре өстәп әйткәнчә, республика халкының акчаларын дистанцион урлауның 4539 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз