Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Совет районында 164 шәхси йорт бер тәүлеккә сусыз калачак
Казанның Совет районында 10 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән 11 ноябрьдә 9:00 сәгатькә кадәр су бирү вакытлыча туктатылачак. 164 шәхси йорт һәм алты административ бина бер тәүлеккә сусыз калачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.
Бу административ объект суүткәргечен Казанның үзәкләштерелгән челтәрләренә тоташтыру эшләре белән бәйле.
Сусыз калачак йортларда яшәүчеләргә автоцистерналар белән су китерү оештырыла. Заявкалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.
Йортларның тулы исемлеге белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз