news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советында «Донбасс: үткәне һәм бүгенгесе» дигән фотокүргәзмә ачылды

Федерация Советында «Донбасс: үткәне һәм бүгенгесе» дигән фотокүргәзмә ачылды
Фото: senclub.ru

Федерация Советында Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылуы көненә багышланган «Донбасс: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган фотокүргәзмә ачылды.

Күргәзмә ил халкын Россиянең яңа төбәкләре белән таныштыра торган Президент программасы кысаларында үткәрелә. Моңа кадәр ул 12 төбәктә тәкъдим ителде, ә якын арада Россиянең калган субъектларында да ачылыр дип көтелә.

Фотосурәтләрнең авторлары - Борис Витков һәм Евгений Халдей исемендәге Донецк төбәк фотожурналистика һәм фототехника музее фотожурналистлары.

Экспозициядә Донбасс халкы – шахтерлар, металлурглар һәм икмәк үстерүчеләрнең портретлары, шулай ук төбәктәге яшь гражданнарның фотосурәтләре урын алган. Моннан тыш, бирегә килүчеләр Донецк Халык Республикасының соңгы ун елдагы көрәшен һәм көндәлек тормышын чагылдырган фотоларны да күрә алачак.

Оештыручылар мөмкин кадәр күбрәк кешене Донбасс һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыруны бурыч итеп куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot