news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда пилотсыз очкыч ватыклары сәнәгать зонасына төшеп янгын чыккан

Башкортстанда пилотсыз очкыч ватыклары сәнәгать зонасы территориясендә янгын китереп чыгарган. Бу хакта Башкортстанның Туймазы районы хакимияте башлыгы Булат Мусин хәбәр итте.

«Туймазы районында пилотсыз очкычлар һөҗүме кире кайтарылды. Пилотсыз очкыч ватыклары, сәнәгать зонасы территориясенә төшеп, янгын чыкты», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot