news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Украинаның пилотсыз очкычы юк ителгән

Бүген Башкортстан Республикасында Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Украина Кораллы көчләренең 123 пилотсыз очкычы юк ителгән. Башкортстаннан тыш, дроннар Белгород, Брянск, Вологда өлкәләрендә һәм илнең башка төбәкләрендә бәреп төшерелгән.

Искәртеп үтәбез, хәзерге вакытта Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә. Ул республикага таба хәрәкәт итүче пилотсыз очкыч ачыкланган очракта кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot