news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә дошман ракетасы сәнәгать предприятиесенә һөҗүм иткән

Татарстан белән күрше Киров өлкәсендә ракета сәнәгать предприятиесенә һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Соколов хәбәр итте.

«Бүген иртән Кировтагы сәнәгать предприятиесенә ракета һөҗүм итте. Зыян күрүчеләр бар», - дип язган Александр Соколов социаль челтәрләрдә.

Ул зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә, ә урында оператив хезмәтләр эшли, дип өстәде.

«Вәзгыять контрольдә», – дип искәртте Соколов.

news_right_1
news_right_2
news_bot