news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Соловьев Татарстаннан килгән малайның үлеменә бәйле рәвештә Сочи хакимиятен тәнкыйтьләде

Әлеге фаҗига 3 август көнне Лазаревское бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Телетапшырулар алып баручы Владимир Соловьев Түбән Камадан килгән малайның үлеменә бәйле рәвештә Сочи хакимиятен тәнкыйтьләде. Соловьев Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта комментарий калдырган.

«Бала һәлак булды. Сочи җитәкчеләренең башында нәрсә икән? Намус турында сорамыйм да инде», - дип язган Соловьев.

  • 3 августта Лазаревское бистәсендә әбисе белән ялда булган Николай Мальков, яңгыр сулары агып төшә торган канауга егылып, батып үлгән. Быел малай беренче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. Татарстан Республикасы хакимияте һәлак булган малайның гаиләсенә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк

news_right_1
news_right_2
news_bot