news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сокуры авылындагы бер кибеттә стеллажлар һәм товарга ут капкан

Лаеш районы Сокуры авылында ике катлы бинада (Завод урамы, 7) янгын чыккан. Икенче катта, кием-салым һәм көнкүреш химиясе сатыла торган «Экономный» кибетендә стеллажлар һәм товар ут капкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән.

Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot