news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
В.Смыков –“Бердәм Россия”дән Чистай округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, “Бердәм Россия” партиясенең әйдәп баручы ролен саклап калырга кирәк
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының быелгы беренче утырышы узды. Утырышны Сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Чарада шулай ук партиянең төбәк сәяси советы секретареның беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев; төбәк сәяси секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова; Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина; партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Утырышта катнашучылар 14 мартта Чистай бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча сайлау кампаниясе үткәрү һәм әлеге округ буенча депутатлыкка кандидат күрсәтү турындагы мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Искәртеп узабыз, яңа сайлауларны Чистайдан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Александр Таркаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә үткәрергә кирәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, сайлаулар 2010 елның 14 мартына билгеләнгән. Округта депутат сайлау кампаниясе сайлауларны билгеләү турындагы карар рәсми төстә басылып чыкканнан соң башланачак. Депутатлыкка кандидатлардан теркәү өчен документлар Чистай территориаль (округ) сайлау комиссиясе тарафыннан 2010 елның 27 гыйнварында 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Хәзерге вакытта депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы бара. “Теләсә нинди дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу – партиянең төп максаты. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге әлеге сайлау кампаниясендә катнашачак”, – дип ассызыклады Виктор Бударин.
Виктор Смыков “Бердәм Россия” партиясеннән дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде. Аның төп эш урыны – “Татнефть” ААҖ, “Ямашнефть” идарәсе рәисе, өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. “Виктор Васильевич – әзерлекле, тәҗрибәле кеше”. Дәүләт Советы Рәисе кандидатка әнә шундый бәя бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, “Бердәм Россия” партиясенең әйдәп баручы ролен саклап калырга һәм Чистай округында җиңү өчен тырышырга кирәк. Әлеге округта элегрәк узган сайлауларда “Правое дело” партиясе вәкиле Александр Таркаев җиңгән иде. Әлеге уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында төрле партия вәкилләренең булуы – уңай күренеш, дигән фикерне белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2