news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Смоленск өлкәсендә Украина пилотсыз очкычларының төнге һөҗүме вакытында дүрт кеше үлгән

Бүген төнлә Смоленск өлкәсе Украина пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүменә дучар булды. Төбәк башлыгы Василий Анохин хәбәр иткәнчә, тыныч халык арасында корбаннар бар.

Аның сүзләренчә, дроннар «Дорогобуж» гавами акционерлык җәмгыятенең азотлы ашламалар җитештерү = предприятиесенә һөҗүм иткән.

«Якынча мәгълүматлар буенча, Украина Кораллы көчләренең террорчылык һөҗүме нәтиҗәсендә предприятиенең дүрт хезмәткәре һәлак булган, унысы яраланган. Зыян күрүчеләр медицина учреждениесенә китерелгән, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә», - дип язган ул Telegram-каналда.

Фаҗига урынында коткаручылар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot