Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанск һәм Рубежное мәктәпләренә Татарстаннан уку-укыту әдәбияты китерделәр
Татарстан Луганск Халык Республикасының республика шефлыкка алынган шәһәрләре – Лисичанск һәм Рубежноеның белем бирү учреждениеләренә уку-укыту әдәбиятын тапшырды. Мәктәпләргә белем бирүнең барлык дәрәҗәләре (башлангыч мәктәптән алып чыгарылыш сыйныфларга кадәр) өчен басмалар комплекты китерелде.
ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Рубежное шәһәренең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәп директоры Ирина Дубовик белән бергә ул Татарстаннан китерелгән уку-укыту әдәбияты белән танышты.
Ирина Дубовик билгеләп үткәнчә, яңа әдәбият мәктәп өчен мөһим ярдәм булды.
«Без барлык фәннәр буенча уку-укыту һәм ярдәмче әдәбиятның зур комплектын алдык. Дәреслекләр бик сыйфатлы, аларның күбесе яңадан бастырылган һәм актуаль материаллар белән тулыландырылган. Алар арасында профильле дәреслекләр булуы бик мөһим – безнең өчен бу җитди ярдәм, чөнки без профильле укытуны үстерәбез һәм балаларның сайланган фәннәрне тирәнтен өйрәнүен телибез», – дип сөйләде ул.
«Без Татарстан Республикасына һәм безнең проблемаларга битараф булмаган, белем бирү процессын җайга салырга ярдәм иткән барлык кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәтле», – дип искәртте мәктәп директоры.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз