news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә «герой партасы» ачылды

Биектау районында махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә «герой партасы» ачылды
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Шулаев истәлегенә «герой партасы» ачылды. Чараны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге «Яңа мәктәп» партия проекты кысаларында оештырды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Хәрбине искә алырга әти-әнисе Лидия һәм Николай Шулаевлар, башка туганнары, педагоглар һәм мәктәп укучылары килде. ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов «геройлар партасын» ачу – ул һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгын тану һәм ихтирам билгесе дип белдерде.

«Герой партасы»н урнаштырып, без якташыбыз турындагы истәлекне саклау бурычын үз өстебезгә алабыз. Буыннар арасындагы элемтәләрне сакларга ярдәм иткән туганнарына һәм педагогларга зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте активист.

Александр Шулаев 1994 елның 4 февралендә Биектау районының Дачный бистәсендә туган. Биредә үскән, Учхоз мәктәбен тәмамлаган. 68нче һөнәр училищесында белем алуын дәвам иткән, анда автослесарь белгечлеген үзләштергән. 2012-2013 елларда Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән, шуннан соң контракт буенча Севастопольдә хезмәт иткән, Сириядә хәрби операциядә катнашкан.

Шулаев 2022 елдан махсус хәрби операциядә, диңгез пехотасы бүлегендә хезмәт итә. 2024 елның 2 гыйнварында Херсон өлкәсенең Крынки торак пункты өчен барган бәрелешләр вакытында һәлак булган. Хәрби хезмәткәр исән чагында күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелгән. РФ Президенты Владимир Путинның указы белән ул үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot