Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быелның сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә ясалма фәһем буенча түгәрәкләр эшли башлый
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елында V-VII сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча түгәрәкләр эшли башлаячак. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләде.

«Яңа уку елыннан без мәктәпләрдә инженерлык юнәлешендәге ясалма фәһем түгәрәкләре ачабыз. Аларда ел саен V сыйныфтан VII җиденче сыйныфка кадәр 3,5 мең бала катнашыр дип көтелә», – дип хәбәр итте ул.
Начвин сүзләренчә, түгәрәкләрдә практикага басым ясалачак: V һәм VI сыйныф укучылары нейрочелтәрләр белән эшләргә, текстлар, презентацияләр, алар ярдәмендә сурәтләр ясарга өйрәнәчәк. VII сыйныф укучылары визуаль конструкторда үзләре ясалма фәһем агентларын булдырачак.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ясалма фәһем түгәрәкләре бушлай булачак.
«Хәзер 72 сәгать күләмендә педагогларның квалификациясен күтәрү программасы әзерләнә», - диде ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Квалификация күтәрү программасын әзерләүдә Казан федераль университеты, Иннополис Университеты һәм 21нче мәктәп белгечләре катнаша.
Быелның августында 623 информатика укытучысы квалификациясен күтәрәчәк, ясалма фәһем түгәрәкләре алып бару өчен алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз