news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Вәсил Галимов Казанны яуларга бара
Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар композиторы Вәсил Галимов Казанга иҗат сәфәренә бара
Скопировать ссылку
(Уфа, 6 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар композиторы Вәсил Галимов Казанга иҗат сәфәренә бара.
9 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында зур концерт тәкъдим итә ул. “Җыр – дуслык күпере” дип исемләнгән тамашаны Вәсил Галимов үзенең иҗатына 30 ел тулуга багышлаган. Матур иҗат кичәсендә Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызлары бергә катнаша. Фидан Гафаров, Гөлнара Тимерҗанова, Айгөл Сагынбаева, Фирзинә Абдуллина, Рөстәм Асаев, Резидә Шәрәфиева, Рамил Миндияр һәм башка сәнгать осталары үз репертуарларындагы иң шәп җырларны башкарачак.
Вәсил Галимов Башкортстанның Илеш районындагы Кадер исемле татар авылында туып үсә. Кечкенәдән җыр-моңга күңеле тартылса да, башта ул төзүче һөнәрен ала. Аннан соң җырлар иҗат итә башлагач, махсус белем кирәклеген аңлап, Мәскәүдәге Халык сәнгате университетының музыка бүлегендә белем ала. Вәсил Галимов – 4 китап һәм 80нән артык популяр җыр авторы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot