news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вәсилә Фәттахованың ире Уфадагы яшьләр сараена «Вәсилә» исеме бирелүен тели

Бу — шәһәрнең төп концерт мәйданчыгы. Вәсилә исеме бирелсә, аның исеме яшәр иде, диде ул.

Вәсилә Фәттахованың ире Уфадагы яшьләр сараена «Вәсилә» исеме бирелүен тели

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов «Башинформ»га биргән интервьюсында Уфадагы Яшьләр сараена Вәсилә Фаттахова исемен бирү турында хыяллануын сөйләде. 

«Әлеге яшьләр сараенда Башкортстанның һәм Татарстанның бик күп эстрада артистлары чыгыш ясый. Минемчә, бу — шәһәрнең төп концерт мәйданчыгы. Вәсиләнең үлүенә 10 еллыгына яки 45 яшь туласы көненә шушы исем бирелсә, аның истәлеге булыр иде, исеме яшәр иде», дип фикерләре белән уртаклашты.

«Башинформ«га биргән интервьюсында Илдар Әбдрәкыйпов үзенең һәм ике баласының хатыны Вәсиләдән башка ничек яшәүләрен сөйләде.

«Кызыбыз Камилә авырый, ул инвалид. Туганда 800 грамм гына иде. Могҗиза белән исән калды. Туганнан соң бер ай реанимациядә ятты. Аңа хәзер операция кирәк. Улыбызга 10 яшь тула. Йөзү, футбол, хоккей белән шөгыльләнә», — диде Илгиз.

Вәсилә Фаттахованың 45 еллыгына яңа проект әзерләве турында да әйтте. «Аның җырлары һәм безнең туган ягыбыз белән бәйле бик кызыклы идея бар. Тик әлегә бөтен серләрне дә ачып бетерәсем килми. Киләчәктә аның исемендәге фестиваль дә үткәрергә теләр идек», — диде Илгиз.

Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100