Вәсилә Фәттахова истәлегенә аның барлык җырларыннан торган бүләк җыелмасы эшләнгән
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты 2016 елның 26 гыйнварында фаҗигале рәвештә вафат булды.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Вәсилә Фәттахова истәлегенә багышланган концертлар алдыннан махсус заказ буенча «Вәсилә Фәттәхова. Туган як» дигән бүләк җыелмасы эшләнгән.
«Башинформ»га мәрхүмәнең ире Илгиз Рәкыйпов хәбәр иткәнчә, бүләк җыелмасында Вәсилә Фәттахованың барлык җырлары җыентыгы, башкорт балы һәм үләннәрдән ясалган чәй бар. Җырчының 63 җыры бер флешкага тупланган. Бу җыелмалар концертларда чикләнгән санда тәкъдим ителәчәк.
Вәсилә Фәттахованы искә алу концерты 25 гыйнварда Стәрлетамак шәһәрендә һәм 26 гыйнварда Уфада узачак.
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, меңләгән тамашачыларның яраткан җырчысы 2016 елның 26 гыйнварында фаҗигале рәвештә вафат булды. «Туган як», «Ялгыз миләш», «Атайым», «Әйтелмәгән мәхәббәтем һәм башка хитларны башкаручыга бары 36 яшь иде. Аның ире, улы һәм яңа туган кызы калды.