news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Шәйхразиев: Милләтебез өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел белән котлавын ирештерде.

В.Шәйхразиев: Милләтебез өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел белән котлавын ирештерде.

"Мөхтәрәм милләттәшләр! Үзенең олы мәшәкатьләре, игелекле эшләр белән тагын бер ел тарихка кереп бара. Татар дөньясы өчен ул истәлекле, күркәм вакыйгаларга бай булды. Алдыбызда торган гаять зур эшләрне башкарыр өчен, Яңа 2018 ел ишегебезне кага. Һәркайсыбыз бу көннәрдә ниндидер сер, өмет-хыялларның тормышка ашып яшәвен тели. Милләтебезнең киләчәге өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен. Безгә үз тормышыбызны җайларга, бер-беребез белән ярдәмләшергә, рәхмәтле булырга акылыбыз һәм көчебез җитәр дип ышанам", - диелә котлауда. 

news_right_1
news_right_2
news_bot