news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Шәйхразиев һәм Новосибирск губернаторы татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде.

(Казан, 12 феврал, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашты. Алар өлкәдә яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә.

"Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде. Губернатор мәсьәләне уңай хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру турындагы инициативалар, Новосибирскидан 65 км ераклыкта урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләре каралды", диелә әлеге хәбәрдә. 

"Татар-информ" Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100