news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең вице-губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Очрашуда җирле татар иҗтимагый оешмалары белән дәүләт органнары арасындагы партнерлыкны ныгыту турында фикер алыштылар.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда җирле татар иҗтимагый оешмалары белән дәүләт органнары арасындагы партнерлыкны ныгытып, уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр булды. 

Бүген "Татар-информ" Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары белән очрашты, Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәменә югары бәя бирелде, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100