Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
В.Шәйхразиев "Европа татарлары альянсы"ның биш еллыгына багышланган конференциядә катнаша
Будапештта В.Шәйхразиев татар оешмаларыннан килгән гаризалар буенча махсус десант формалаштырып, төрле илләрдә мастер-класслар үткәрергә тәкьдим итте.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Будапештта “Европа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе бара. Чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Әлеге чара “Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы биш еллыгын билгеләп үтү кысаларында уздырыла.
"Төшкә кадәр конференция кунакларына Васил Шәйхразиев Татарстаннан сәламнәр җиткерде. “Европа татарлары альянсы”ның Европа Союзы илләрендә яшәгән милләттәшләрне берләштерүдәге әһәмиятен ассызыклады. Аннары катнашучылар бер төркем чыгышларны тыңлады. Төшке аштан соң конференция эшлекле режимда дәвам итте. Халыкара татарлар ассоциациясенең тышкы икътисади һәм мәдәни үсеш буенча вәкиле Наил Хөсәенов татар ашларын пешерү буенча мастер-класслар үткәрү турында мәгьлүмат бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.
Таир Кузнецовас — Литва Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле — Литвада уза торган халыкара кулинар конкурслар турында сөйләгән. Немежис татар оешмасы аларда катнашып һәрвакыт беренче урыннар ала.
Васил Шәйхразиев татар оешмаларыннан килгән гаризалар буенча махсус десант формалаштырып, төрле илләрдә мастер-класслар үткәрергә тәкьдим итте. Жыелышта катнашучылар бу тәкьдимне хуплап кабул иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз