Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
В.Шәйхразиев: Алматы җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлый
Милли Шура рәисе Казахстанга эшлекле сәфәренә нәтиҗәләр чыгарды.
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казахстанның Алматы шәһәре җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлап, аларга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алматыга эш сәфәре нәтиҗәләре хакында сөйләгәндә әйтте.
Милли Шура рәисе Алматы Акимы (җирле хакимият башлыгы) Бауырҗан Байбәк белән очрашуда биредәге татар автономиясен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшкән. Җирле татарлар милли ризыклар рестораны һәм хәләл ризыклар кибете ачарга теләвен белдергән. "Алматыда татар бистәсе дә бар, анда яшәүче татарлар саны әкренләп арта, шуңа алар үзләре өчен хәләл ризыклар кибете һәм татар ризыклары рестораны булдырырга тели. Аким белән бу хакта да сөйләштек, аңлау бар", - диде Шәйхразиев.
Вице-премьер шулай ук Казахстан Республикасы Милли китапханәсендә булуын һәм аның фондын татар китаплары белән тулыландыру турында сөйләшүен әйтте. "Татар җәмәгатьчелегенә татар китаплары кирәк, чөнки аларның укырга теләге бар. Без әдәби китаплар һәм татар телен өйрәнү өчен уку әсбаплары бирәчәкбез", - дип белдерде Милли Шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз