Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның җиде районында су белән тәэмин итү объектларын реконструкциялиләр
Татарстанның җиде районында җиде су белән тәэмин итү объекты реконструкцияләнәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматта. Әлеге эшләргә 706 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Алексеевск районының Биләр авыл җирлегендә һәм Саба районының Иштуган торак пунктында челтәрләрне яңартуга 284 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Бөгелмә шәһәренең Калинин һәм Ленин урамнарында, Алабуга шәһәренең Төзүчеләр урамында, Зәй шәһәрендә Ленин урамы, 34нче йорттан алып Рәфыйков һәм Комсомол урамнары чатына кадәрге участокта, шулай ук Балык Бистәсе районы Биектау авылында суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлауга тагын 422,4 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Моннан тыш, подрядчы алдында Минзәләдә су алу корылмаларын ремонтлау бурычы тора.
Эшләрне башкару вакыты - 2026 елның 30 ноябренә кадәр. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә. Заказ бирүче -Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләре баш идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз