Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә атналыгы»нда Татарстанның 120 гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален алачак
«Гаилә атналыгы»нда Татарстанның 120 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Быел Социаль-мәдәни инициативалар фонды республика башлангычы белән мондый бүләкләр санын 120гә җиткерде, элек 70 иде. Бу - гаилә тормышының кыйммәтле статусын тану дигән сүз», - дип искәртте ул.
Әлеге медальләр 25 елдан артык дус-тату яшәгән гаиләләргә тапшырыла, диде Әхмәтова.
Шулай ук Татарстан ЗАГСларында «Гаилә атналыгы»н уздыру чорында 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантаналары уздырылачак.
«Ел дәвамында барлык ЗАГС бүлекләрендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы үткәрелә. 2025 елда «Гаилә атналыгы» вакытында - 700 гаиләгә, ә ел дәвамында 2000нән артык гаиләгә кадер-хөрмәт күрсәтелде», - дип өстәде Әхмәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз