Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авылларында Татарстан кулланучылар җәмгыятенең тагын алты кибете төзеләчәк
Татарстанның авыл торак пунктларында быел тагын алты блок-модульле кибете төзеләчәк. Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрданов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Ел саен төрле торак пунктларда без шундый кибетләр ачабыз. Аларны ачуны район башлыклары белән килештерәбез», - дип сөйләде ул.
Шәймәрданов сүзләренчә, хәзер Татарстанның торак пунктларында Татарстан кулланучылар җәмгыятенең 152 блок-модульле кибете эшли.
«Мондый кибетне тоту өчен аның сәүдә әйләнеше 300 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу суммадан азрак булса, кибет зыянга эшләячәк. Ул чагында бу торак пунктка автолавка җибәрү яхшырак», - дип искәртте ул.
Татарстан кулланучылар берлеге республиканың 1,3 мең торак пунктына хезмәт күрсәтү өчен көн саен 135 автолавка җибәрүне оештырды, дип белдерде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Агымдагы елның июлендә Казан «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын кабул итәчәк. Чараны үткәрү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз