news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Төнлә Саратовта дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Губернатор Роман Бусаргин Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Аларга кирәкле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк», – дип язган ул.

Хәзерге вакытта урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Алар өчен вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.

Шулай ук балалар бакчасында һәм поликлиникада берничә тәрәзә ватылган. Бәхеткә, бу вакытта анда балалар һәм пациентлар булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot