news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта үсмер яшьтәшенә 23 тапкыр пычак белән кадаган

Санкт-Петербург шәһәрендә үсмер үзенең яшьтәшенә 23 тапкыр пычак белән кадаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Фигурант, Выборг шоссесында урнашкан тиз туклану ресторанында һәм шул бина янындагы урамда, таныш булмаган үсмер белән низагка кереп, аңа ким дигәндә 23 тапкыр пычак белән кадаган», - дип белдерделәр Россия Тикшерү комитетының шәһәр буенча Баш тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүчене үтердем дип уйлап, үсмер җинаять урыныннан киткән. Аны кайнар эздән тотканнар һәм хәзерге вакытта ул кеше үтерергә омтылуда гаепләнә. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot