news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәмәркандта Парламентара берлек яшь парламентарийларының XII Глобаль конференциясе узачак

Сәмәркандта Парламентара берлек яшь парламентарийларының XII Глобаль конференциясе узачак
Фото: «Дунё» мәгълүмат агентлыгы

4-6 сентябрьдә Сәмәркандта «Тотрыксыз чорларда кеше хокукларын, гаделлекне һәм абруйны торгызу» темасына Парламентара берлек яшь парламентарийларының XII Глобаль конференциясе узачак, дип хәбәр итә «Дунё» мәгълүмат агентлыгы.

«XII Глобаль конференциядә 183 илдән 300гә якын вәкил, 15 халыкара оешма һәм 50гә якын даими күзәтүче катнашыр дип көтелә», - диелә хәбәрдә.

Алынган мәгълүматларга караганда, чара кысаларында бүгенге дөньяда яшьләрнең хәле һәм хокукларына багышланган алты тематик сессия планлаштырылган. Низаглар һәм цифрлы трансформация шартларында яшьләрнең хокукларын яклауга, аларның сәяси хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә, икътисади хокукларны һәм мәшгульлекне тәэмин итүгә, шулай ук хатын-кызларга һәм яшьләргә карата көч куллануны кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк.

«Конференция программасында эшнең инновацион һәм интерактив форматлары, кече төркемнәрдә дискуссияләр, тренинглар һәм диалог сессияләре каралган. Мондый алым эчтәлекле фикер алышуны тәэмин итәргә генә түгел, төрле илләрнең яшь парламентарийлары арасында һөнәри элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итәргә тиеш», - дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.

Тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә парламентара хезмәттәшлек буенча III Глобаль форум уздыру конференциянең мөһим өлеше булачак.

Парламентара берлек яшь парламентарийларының Глобаль конференциясе 2014 елдан бирле ел саен уздырыла. Конференция механизмы яшь парламентарийларның ролен күтәрүгә, яшьләрнең парламент эшчәнлегендә катнашуын киңәйтүгә һәм Парламентара берлек көн тәртибенә яшьләрнең карашларын чагылдыра торган тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot