news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Корбан бәйрәменә багышланган гаилә фестивале узачак

30 майда Самара шәһәренең Җиңел атлетика сараенда (Физкультурная урамы, 101) Корбан бәйрәменә багышланган гаилә фестивале узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Чараны Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте оештыра.

Фестивальгә килүчеләрне спорт уеннары, квиз һәм интерактивлар, мастер-класслар, велосипедлар уйнату көтә. Шулай ук тәмле пылаудан да авыз итәргә мөмкин.

Гаиләгез белән килегез – кызык һәм күңелле булачак, диелә хәбәрдә.

Керү ирекле.

Фото: «Самар татарлары» сайты

news_right_1
news_right_2
news_bot