news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада XI Зур этнографик диктантка багышланган матбугат конференциясе узачак

Фото: samtatnews.ru

22 октябрьдә 12:00 сәгатьтә «Самара 450» медиаагентлыгының матбугат үзәгендә «Зур этнографик диктант» XI Бөтенроссия агарту акциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уза. Чара 2026 елда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган акция башланыр алдыннан үткәрелә. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Матбугат конференциясендә Самара өлкәсе Эчке сәясәт министрлыгының гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек итү департаменты җитәкчесе – министр урынбасары Мария Купцова; Самара өлкәсенең «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесе директоры Игорь Буров; «Россия халыклары Ассамблеясы» иҗтимагый-дәүләт оешмасының Самара төбәк бүлеге җитәкчесе, Самара өлкәсе мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Любовь Колесникова; Самара өлкәсе Яшьләр Хөкүмәте рәисе Элла Герейханова катнаша.

Очрашу барышында спикерлар акциянең Самара өлкәсендә ничек узачагы, анда кемнәр катнашуы һәм төбәктә нинди мәйданчыклар оештырылачагы турында сөйләячәк. Самара өлкәсендә яшәүче халыклар, аларның традицияләре һәм өлкә тарихына багышланган сорауларга аерым игътибар бирелер дип көтелә.

Матбугат конференциясендә катнашучылар «Зур этнографик диктант»ның милләтара татулыкны ныгытуда һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруда нинди роль уйнавы турында фикер алышачак. Шулай ук яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләренә дә кагылып үтәчәкләр.

Моннан тыш, журналистлар һәм тамашачылар этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өчен төбәктә күрелә торган системалы чаралар һәм лаеклы нәтиҗә күрсәтү өчен диктантка ничек әзерләнергә кирәклеге турында белә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot