news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районындагы кайбер йортлар бер тәүлек сусыз калачак

Казанның Идел буе районындагы кайбер йортлар бер тәүлек сусыз калачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның Идел буе районында 25 февральдә 9.00 сәгатьтән 26 февральдә 12.00 сәгатькә кадәр 33нче Хәрби шәһәрчек урамында суүткәргечтә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле су бирү туктатылачак. Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә хәбәр иттеләр.

Бу түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга кагылачак:

. Бутырка, Хәрби шәһәрчек-33 территориясе, Красноуральск, Май, Май тыкрыгы, матрос Железняк, Рәшит Сәлахов, Селекция, Шишкин, Ярдәм урамнары;

. Оренбург тракты, 24а, 24б, 24в, 22, 22а, 22б, 22в, 26а, 32, 44, 46, 74, 88, 100а йортлар.

Халыкны су белән тәэмин итү өчен автоцистерналар китерелә. Заявкалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителәчәк.

Предприятиедә билгеләп үткәнчә, белгечләр эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен бөтен көчен куячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot