Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авария хәлендәге торактан күченүчеләр өчен фатирларның сыйфаты тикшереләчәк
Татарстанда ТР территориясендә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программаларын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән фатирларның сыйфаты мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карау буенча комиссия төзелде.
Төбәк Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Комиссия гражданнарның һәм оешмаларның, шул исәптән иҗтимагый оешмаларның, республика программалары буенча авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелә торган фатирларның һәм алар урнашкан йортларның сыйфатындагы конкрет җитешсезлекләргә карата мөрәҗәгатьләрен караячак.
Комиссия утырышлары мөрәҗәгатьләр килүгә карап үткәреләчәк. Шикаятьне карау өчен биш көн вакыт бирелә, шул вакыт эчендә яңа структура урынга барып тикшерү һәм комиссия тикшерүе үткәрү турында карар кабул итәргә тиеш. Ике тикшерү дә 15 эш көне эчендә уздырылырга тиеш.
Комиссия рәисе итеп ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләнде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов рәис урынбасары булды. Шул ук министрлыкның торак программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Юлия Меркурьева комиссия секретаре итеп билгеләнде.
Татарстанда 2019 елдан 2026 елның җәенә кадәр яңа йортларга барлыгы 2,1 меңнән артык кеше күченгән. Төбәк буенча 24,7 мең квадрат метр авария хәлендәге торактан кешеләр күчерелгән. Программа, башка илкүләм проектлар кебек үк, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылуын дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз