Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БПЛА һөҗүменнән һәлак булучыларның гаиләләренә түләүләр күчерә башладылар
Татарстанда Түбән Кама шәһәрендә Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүменнән һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә түләүләр күчерә башладылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Түбән Камада түләүләр күчерә башладылар, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов алар турында әйткән иде», - диде ул.
Элегрәк ТР Министрлар Кабинеты пилотсыз очкыч һөҗүменнән һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә түләүләр билгеләгән иде. Һәлак булучыларның гаиләләре һәр һәлак булучыга 2 миллион сум алачак - сумма гаилә әгъзалары арасында тигез итеп бүленә. Сәламәтлекләренә авыр яки уртача зыян килүчеләргә - 600 мең, зыян җиңел булганда 300 мең сум түлиләр.
Югалган милек өчен түләүләр дә каралган: мөлкәтне өлешчә югалткан очракта – 78 375 сум, тулысынча югалтканда - 156 750 сум.
Моннан тыш, Түбән Кама районы хакимиятенә атна дәвамында кешеләрнең милкен бәяләү тәртибен әзерләргә һәм һөҗүм нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле әйберләрдән мәхрүм калганнарга түләүләрне оештырырга тәкъдим ителде.
Кичә муниципалитет хакимиятенең Түбән Камада һәлак булган кызның гаиләсенә өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәге билгеле булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз