news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен 18 кеше теркәлгән

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен 18 кеше теркәлгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен бүгенге көнгә 18 кеше теркәлгән. Гамәлдәге депутатлардан әлегә Олег Морозов кына документларын тапшырган. Партиянең республикадагы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү процедурасы бездә 16 мартта башланды. 18 кеше теркәлгән инде. Кандидатларның бер өлеше шәхсән гариза бирергә килә, моны онлайн рәвештә эшләү мөмкинлеге дә бар, әмма аннары барыбер документларның төп нөсхәләрен тәкъдим итәргә кирәк булачак», – дип сөйләде ул.

Гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Праймеризда катнашучылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да булыр дип көтелә, дип өстәде Сәмигуллин.

«Бердәм Россия» праймеризы 25 майдан 31 майга кадәр узачак. Аның ярдәмендә Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда партияне кем тәкъдим итәчәген билгеләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot