news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Визасыз режим кертелгәннән соң Кытайдан туристлар агымы артуын фаразлыйлар

Кытай Халык Республикасы гражданнары өчен визасыз режим кертү киләсе елда ук туристлар агымының 30 процентка һәм аннан да күбрәккә артуына китерергә мөмкин. Россия Туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин «Татар-информ» белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Кытай Россиягә килүче туристлар саны буенча беренче урында тора, һәм бу тенденция ел ахырына кадәр сакланачак.

Ул виза мәсьәләләреннән тыш, туристлар агымы үсеше өчен транспорт логистикасы һәм маршрутларның диверсификациясе бик мөһим булуына игътибар юнәлтте. Хәзер Кытай туристларының яртысына якынын Ерак Көнчыгыш төбәкләре кабул итә, шул ук вакытта «Алтын боҗра», Төньяк Кавказ, Балтыйк буе һәм башка юнәлешләр буенча сәяхәтләргә ихтыяҗ бар.

Искәртеп үтәбез, Кытай гражданнары илгә туристик яки эшлекле максатлар белән 30 көнгә (шуннан да артык түгел) килсә, виза рәсмиләштермичә генә Россиягә керү хокукын алды. Россия лидеры Владимир Путин шул хактагы указны имзалады. Бу чара 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot