news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә социаль пенсияләргә бәйле түләүләр 14,8 процентка артачак

Россиядә социаль пенсияләргә бәйле түләүләр 14,8 процентка артачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә социаль пенсияләр күләменә бәйле түләүләр 2026 елда 14,8 процентка индексацияләнәчәк. Федераль бюджет проекты материалларында шулай диелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеш темпына 2026 елда 1 апрельдән - 14,8, 2027 елда - 6,8 һәм 2028 елда 4 процентка социаль пенсияләр күләменә бәйле түләүләр индексацияләнәчәк», – диелә документта.

Шул ук вакытта, социаль пенсияләрне инфляция дәрәҗәсе нигезендә 2026 елның 1 апреленнән 6,8 процентка арттыру күздә тотыла. Нәтиҗәдә, киләсе елда социаль пенсияләрнең уртача күләме 16 590 сум тәшкил итәчәк.

Кайбер категория гражданнарның пенсия түләүләре социаль пенсияләр күләменә бәйле. Алар - хәрби хезмәткә чакырылучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, очучы-сынаучылар, техноген һәм радиация һәлакәтләрендә зыян күргән гражданнар. Инвалидлык буенча дәүләт пенсияләренең күләме дә социаль пенсиягә бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot