news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер төн эчендә Украинаның 200дән артык пилотсыз очкычы юк ителгән

Һава һөҗүменнән саклану системасы узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 200дән артык пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Газета.Ru» хәбәр итә.

«Мәскәү вакыты белән 27 июнь 20.00 сәгатьтән 28 июнь 7.00 сәгатькә кадәр Украинаның самолет тибындагы 213 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - дип искәрттеләр ведомствода.

Пилотсыз очкычлар Калуга, Ростов, Белгород, Тамбов, Орел, Курск, Брянск, Воронеж, Тула, Рязань өлкәләре, Кырым Республикасы, Мәскәү төбәге һәм Краснодар крае территорияләрендә, шулай ук Кара һәм Азов диңгезе акваторияләрендә бөреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot