Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә укытучылар өчен яңа гарантияләр кертелде
Россия Президенты Владимир Путин педагоглар өчен яңа гарантияләр билгели торган указны имзалады. Беренче тапкыр эшкә керешкән укытучыларга бер елдан да ким булмаган срокка остазлык, шулай ук һөнәри мәсьәләләр һәм хезмәт хокуклары буенча түләүсез юридик ярдәм гарантияләнәчәк.
25 елдан артык хезмәт стажы булган педагогларга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк. Моннан тыш, укытучылар дәүләт электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалана һәм айга бер тапкыр музейларга түләүсез бара алачак. Указда шулай ук укытучы һөнәренең аерым статусы һәм иҗтимагый әһәмияте дә беркетелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз