news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме ике тапкыр артты

Россиядә 9 гыйнварда балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты. Шул хактагы законны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде.

Төзәтмәләр Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 3 өлешенә кертелде. Машина йөртүчеләр өчен максималь штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды. Вазифаи затлар өчен санкцияләр хәзер 25-50 мең, юридик затлар өчен 100-200 мең сум тәшкил итә. Үзмәшгуль такси йөртүчеләргә штраф вазифаи затлар белән бер дәрәҗәгә тиңләнә һәм 50 мең сумга җитә.

Җәзаны катгыйландыру турындагы инициатива Дәүләт Думасына март аенда кертелгән иде. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче штрафлар машина йөртүчеләр өчен - 3 мең, вазифаи затлар өчен - 25 мең, юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot