news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә технологик җыемның чик күләме расланды

Составында электрон компонентлар булган җиһазларга яңа технологик җыемның күләме бер җиһаз өчен биш мең сумнан да артмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Технологик җыем күләмнәре РФ Хөкүмәте тарафыннан Россия валютасында электрон компонент базасының һәр берәмлеге өчен фиксацияләнгән бәя күрсәткечләре рәвешендә билгеләнә һәм 5 000 сумнан да артмый», – диелә шул хактагы закон текстында.

Искәртеп үтәбез, ноябрь ахырында РФ Президенты Владимир Путин технологик җыем кертүче документка кул куйды. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу чара илнең технологик суверенитетын ныгыту өчен эшләнгән, чөнки акчаны электрон һәм радиоэлектрон тармакларга дәүләт ярдәме күрсәтү программаларына юнәлтергә ниятлиләр. Җыемны 2026 елның 1 сентябреннән ала башлаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot