Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә башлангыч сыйныф укучыларына максималь йөкләнешне киметтеләр
Быелның 1 сентябреннән Россиядә мәктәп укучыларының уку йөкләнеше күләме үзгәрә, бу башлангыч сыйныфларга кагылачак. РИА Новости агентлыгы РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Башлангыч мәктәп укучыларының аудитор эш күләме дүрт уку елында 2966 академик сәгатьтән кимрәк һәм 3305 академик сәгатьтән артык була алмый.
Шул рәвешле, башлангыч сыйныф укучыларына йөкләнешнең аскы планкасы бераз күтәрелгән, ә өскесе – түбәнәйтелгән. Моңа кадәр дәресләрнең күләме кимендә 2954 академик сәгатьтән кимрәк булмаска һәм 3345 сәгатьтән артмаска тиешлеге билгеләнгән иде.
Элегрәк яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәге билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз