news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Студентлар стартабы» грантларын дәгъвалаучылар арасында бәйге башлана

Фән һәм югары белем министрлыгы «Студентлар стартабы» конкурсының 7нче чираты башлануын игълан итте. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бәйге инде 5нче ел бөтен Россия күләмендә студентлар стартапларына теләктәшлек күрсәтә. Бу вакыт эчендә анда 30 меңгә якын кеше катнашкан, 7 меңнән артык студент үз проектларын тормышка ашырган. Быел 2,2 меңнән артык студент 1әр миллион сум күләмендә грант алачак.

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков искәрткәнчә, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» проекты 452 университетны һәм 1 миллионга якын катнашучыны колачлый. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләрдә эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү илнең технологик лидерлыгына ирешүдә зур әһәмияткә ия.

Бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура студентлары, шул исәптән чит ил студентларын бәйгедә катнашырга чакыралар. Җиңүчеләр юридик затны теркәргә, бизнес-план әзерләргә һәм стартап сайтын эшләтеп җибәрергә тиеш.

Конкурс «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Технологияләр» федераль проекты һәм Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уза.

Бәйге проектлары түбәндәге юнәлешләргә туры килергә тиеш:

. цифрлы технологияләр;

. медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре;

. химик технологияләр һәм яңа материаллар;

. яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;

. биотехнологияләр;

. ресурс саклау энергетикасы;

. креатив индустрияләр.

Технологик лидерлык илкүләм проектларына туры килә торган проектларга өстенлек биреләчәк, дип билгеләп үтелә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 2026 елның 18 мартына кадәр сайтта бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot