Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 2027 елның 1 февраленнән 40тан артык төрдәге түләү индексацияләнәчәк
2027 елның 1 февраленнән Россиядә 40тан артык фиксацияләнгән социаль түләү 2026 елдагы инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының База кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Эксперт сүзләренчә, социаль, хезмәт һәм балалар өчен каралган түләүләр төрле срокларда арта. Шул ук вакытта, пособиеләрнең бер өлеше моннан алдагы елның инфляциясен исәпкә алып исәпләнә, ә башкаларының күләме хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм яшәү минимумы үзгәрүгә бәйле.
«Фиксацияләнгән пособиеләрнең күпчелеге (алар 40тан артык) 2027 елның 1 февраленнән 2026 елдагы инфляциянең чынлыктагы дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Әлегә проектта 2026 елдагы инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе 5,2 процент күләмендә билгеләнгән», - диде Иванова-Швец.
Февраль индексациясе, аерым алганда, бала туганда яки уллыкка алганда бирелә торган түләүләргә, ана капиталына, хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләре өчен каралган пособиеләргә һәм, инвалидлар, ветераннарны да кертеп, ташламалардан файдаланучыларга айлык акчалата түләүләргә кагылачак. Шулай ук инфляцияне исәпкә алып, эшсезлек буенча пособиенең һәм җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булганда иминият түләүләренең минималь һәм максималь күләмнәре дә үзгәрә.
2027 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арту аның күләменә бәйле түләүләрнең артуына китерәчәк. Алар арасында эшләүче гражданнар өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиеләр, түбән керемле яки зур булмаган стажлы хатын-кызлар өчен декрет түләүләре, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең минималь күләме бар.
«Моннан тыш, 1 гыйнвардан 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие һәм иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга түләүләрне яңадан исәпләячәкләр. Аларның күләме яңартылган төбәк яшәү минимумына үзгәртелә», -дип сүзен төгәлләде Иванова-Швец.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз