Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә москит челтәрләренә ГОСТ әзерлиләр
Россиядә москит челтәрләренә ГОСТ барлыкка киләчәк, анда балалар яшәгән бүлмәдә ачык тәрәзәләрнең куркыныч тудыруы турында кисәтә торган мәгълүмат урын алачак. «Балалар уен мәйданчыкларын җиһазландыру» техник комитеты рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый челтәрләрнең кайбер төрләре кечкенә йорт хайванының авырлыгына түзә, ләкин алар балаларны тәрәзәдән егылып төшүдән тулысынча сакламый. Ата-аналар москит челтәре балага тәрәзәдән егылып төшәргә ирек бирмәс дип өметләнсә дә, бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, дип өстәде ул.
Комитет башлыгы аңлатканча, гамәлдәге ГОСТларда тәрәзә конструкцияләренә мәгълүмати билге күләме нормативлары, аны төшерү урыннары һәм технологияләре язылмаган. Әгәр маркетплейска кереп, анда нинди челтәрләр сатылуына игътибар итсәң, беркайда да кисәтү билгеләре күрмәссең, дип искәртте Буцкая.
Яңа ГОСТ буенча москит челтәрләрендә, әгәр бүлмәдә бала булса, тәрәзәне ачарга ярамый дигән мәгълүмат урын алырга тиеш. Кисәтү, ата-аналар тәрәзәне ачканда һәрвакыт игътибар итсен өчен, күренеп торган урында булачак. Гамәлдәге фиксаторлар һәм тәрәзәләр өчен блокираторлар турында аерым мәгълүмат биреләчәк. Шул рәвешле, москит челтәрләрен сатып алучы һәркем аның комплектында тәрәзәне ача торган блокиратор булырга тиешлеген беләчәк, дип сүзен төгәлләде Буцкая.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз