news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мәҗбүри Аеклык көнен кертергә тәкъдим иттеләр

11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Аеклык көнендә алкоголь сатуны тыю тәҗрибәсен аерым төбәкләрдән бөтен Россиягә җәелдерергә кирәк. Халыкара аеклык академиясе профессоры, Халыкара психоаналитиклар ассоциациясенең хакыйкый әгъзасы Анатолий Глущенко шулай дип белдерде. Бу хакта «Абзац» порталы хәбәр итә.

«Мин коры закон турында сөйләмим, ләкин чикләүләр күбрәк булган саен, яхшырак. Шул ук вакытта, барысы да пропаганда, агарту һәм агитация эше белән үрелеп барыргатиеш. Моның ни өчен эшләвен һәм алкогольнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк», – дигән ышаныч белдерде сәламәт яшәү рәвешен яклаучы.

Болардан тыш, психоаналитик фикеренчә, ул тәкъдим иткән чараны тормышка ашыру россиялеләрнең иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк, демография белән бәйле хәлне яхшыртачак һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә булышачак.

Элегрәк 11 сентябрьдә, Аеклык көнендә, Россиянең 18 төбәгендә теге яки бу дәрәҗәдә алкогольне ваклап сату чикләнәчәге мәгълүм булды. Аерым алганда, Алтай, Бурятия, Марий Эл, Удмуртия республикаларында, шулай ук Белгород, Вологда, Иркутск, Калининград, Кемерово, Мурманск, Саратов һәм Свердловск өлкәләрендә тәүлек әйләнәсе спиртлы эчемлекләр сату тулысынча тыелачак.

1913 елда Россиядә беренче тапкыр Аеклык көне билгеләп үтелде. 1914 елның мартында Рус православие чиркәве синоды аны ел саен үткәрү турында карар кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot