Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ил Конституциясе көнен кабат ял көне итәргә тәкъдим иттеләр
Сергей Шахрай 2017 елда
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Россиядә РФ Конституциясе көнен, 12 декабрьне, кабат ял көне итәргә кирәк – нәкъ менә шушы көнне, 1993 елда илнең Төп законы кабул ителгән. Конституция авторларының берсе – хокук белгече, юридик фәннәр докторы Сергей Шахрай шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Абзац» басмасы.
Россиянең элеккеге вице-премьеры фикеренчә, бу – Россия дәүләте тарихындагы иң мөһим даталарның берсе.
«Мин ял көнен кире кайтару яклы. Чөнки Россия традицияләре буенча, әгәр вакыйга зур әһәмияткә ия икән, ә РФ Конституциясен кабул итү – гаять зур вакыйга, ул көн ял көне булырга тиеш», – дип искәртте Сергей Шахрай.
1994 елдан 2004 елга кадәр 12 декабрь эшләми торган бәйрәм көн иде. Аннары ял көне гамәлдән чыгарылды.
Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз