Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертмәскә тәкъдим иттеләр
Федераль иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш проекты җитәкчесе Виталий Бородин «Абзац» басмасына биргән интервьюсында Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертмәскә кирәк, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, үз җитештерүчеләребезне популярлаштырырга вакыт җитте. Бородин аңлатканча, Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар нәкъ менә Россия шоколадын, конфетларын һәм печеньесын күрергә тиеш. Көнбатыш брендлары турында сөйлиләр, ә үз мәдәниятебез һәм традицияләребез читтә кала, диде ул һәм илдә үз җитештерүчеләребезнең бик күп булуын билгеләп үтте.
Аның фикеренчә, балалар илдә Көнбатыш брендлары гына түгел, ә Россиянеке дә булуын белсен өчен, үзебезнең мәдәниятне, кыйммәтләрне, конфетларны һәм шоколадларны популярлаштырырга кирәк. Ул бүгенге катлаулы заманда Россия компанияләренә теләктәшлек күрсәтү өстенлекле булырга тиешлеген искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз